Бүгенге көндә эшсез гражданнар саны республикада 18613 кешене тәшкил итә, бу узган атнага караганда 105 кешегә күбрәк. Бу атнада эшсезлек дәрәҗәсе 0,9%ны тәшкил итә.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре 23933 вакансиягә ихтыяҗ белдергән. Бу атнада гына эш бирүчеләр 1263 вакантлы урын тәкъдим иткән.
Барлыгы хисап атнасында эшсез дип 715 кеше танылган. Шуларның 295е эш урыныннан үз теләкләре белән киткән булса, 33е оешма бетү яки кыскартылу сәбәпле эшен калдырырга мәҗбүр булган.