Хөрмәтле халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте белгечләре!
Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне истәлекле вакыйга – халыкны эш белән тәэмин итү буенча Закон кабул ителү һәм дәүләт хезмәте буларак нигез салынуга 25 ел тулу уңаеннан ихлас тәбрик итәм.
Менә инде чирек гасыр бу көн мәшгульлек хезмәтендә эшләүче якынча кырык мең кешенең һөнәри бәйрәм көне булып тора. Үзен шушы хезмәткә, эшен югалткан, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булганнарга ярдәм итүгә багышлаганнар бәйрәме.
Шушы бәйрәм белән котлап, Сезгә һөнәри үсеш, яңа казанышлар, халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда уңышлар телим. Сәламәтлек һәм иминлек сезгә!
Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры
Максим Топилин