ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

Шушы көннәрдә Сабаның "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр катнашында планнан тыш эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте.

Кичә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында туган якны өйрәнү сәгате узды. Ул шәһәрнең 50 еллыгына багышланган иде.

Кичә Бөгелмәнең "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә китапханә хезмәткәрләре булып кайтты. Алар ветераннар өчен Г.Тукай тууына 130 тулуга багышланган әдәби-музыкаль программа әзерләгән иде.

Кичә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар тарафыннан камыр пластикасы буенча дәрес оештырылды.

"Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" Республика хәйрия акциясе кысаларында Бөгелмәнең "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Игелек юлы белән" традицион чаралары башланды.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада мәктәп укучылары өчен  "Мәгариф. Карьера – 2016" вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үтте.

Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы күчмә чара белән Бишнә авылында булып кайтты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә, хокукларны һәм ирекләрне яклау өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча конкурсның беренче этабына гаризалар кабул итү башланды.

Бүген “Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" республика хәйрия акциясе кысаларында Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы утырыш узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International