Кичә Бөгелмәнең "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә китапханә хезмәткәрләре булып кайтты. Алар ветераннар өчен Г.Тукай тууына 130 тулуга багышланган әдәби-музыкаль программа әзерләгән иде.
Чара барышында Габдулла Тукай шигырьләре ике телдә укылды, балалар арасында шагыйрь әсәрләре буенча рәсем конкурсы узды.