Кичә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар тарафыннан камыр пластикасы буенча дәрес оештырылды.
Приют белгече сүзләренә караганда, әлеге дәреснең максаты карамактагыларның ялын төрлеләндерү, иҗади активлыкка тарту, хәтер һәм игътибарны яхшыртуга юнәлтелгән.