Бүген “Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" республика хәйрия акциясе кысаларында Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы утырыш узды.
Төп тема булып инвалидларны эшкә урнаштыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтү торды. Очрашу барышында катнашучылар проблеманы анализлап, тәҗрибә белән уртаклашты.