Коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү буенча конкурсның беренче этабына гаризалар кабул итү башланды

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә, хокукларны һәм ирекләрне яклау өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча конкурсның беренче этабына гаризалар кабул итү башланды.

Конкурс дүрт этаптан тора һәм 2016 нчы елның 16 нчы декабренә кадәр узачак. Бүленүче субсидия 4,59 млрд. сумны тәшкил итә.

Конкурс документлары, шул исәптән катнашучыларга таләпләр, гариза һәм барлык кирәкле документлар турында мәгълүмат Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы порталында https://grants.oprf.ru/grants2016-1/ урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International