Шушы көннәрдә Сабаның "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр катнашында планнан тыш эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте.
Күнекмәләрдән соң хезмәткәрләр гамәлләргә нәтиҗә ясады. Директор урынбасары янгынга каршы куркынычсызлык техникасы буенча өстәмә инструктаж уздырды.