Бүген Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 44 социаль һәм 9 медицина хезмәткәре катнашында чираттагы җыелыш узды.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Вафина Хәмидә Шакировнаны котларга Түбән Кама районы Елантов авыл җирлеге Раиф Гайнетдинов килде.
18 май көнне Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Кичә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре балалары белән бөтенроссия "Үлемсез полк" акциясендә катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тантаналы музыкаль-патриотик чара узды.
Кичә Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Җиңү көне алдыннан Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәт алучылар өчен "Без хәтерлибез" хәйрия концерты оештырылды.
"Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Федоров интернат-йортында яшәүчеләр янында район башлыгы Камил Гилманов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин булып кайтты.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре һәм Буа ветеринария техникумы студентлары "Яшь гаилә" клубы эшчәнлеге кысаларында чара узды.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында экологик проблемаларга багышланган танып белү дәресе узды.