Экологик чара Түбән Каманың "Балкыш" приютында узды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында экологик проблемаларга багышланган танып белү дәресе узды. 

Учреждение педагоглары Рәис Алпыспаева һәм Тамара Цыбина карамактагы балаларга табигатьне ничек сакларга кирәк икәнлеге турында сөйләде, кызыклы викторина үткәрде. 

Балалар үз чиратында табигать турында плакатлар ясаган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International