Кичә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре балалары белән бөтенроссия "Үлемсез полк" акциясендә катнашты.
Мәсәлән, халыкны эш белән тәэмин итү программаларын анализлау, һөнәри юнәлеш бирү һәм фаразлау бүлек җитәкчесе Елена Сорокина кулында Беларусь һәм Польшаны азат итүдә катнашкан бабасы Смирнов Иван Трофимович фотосурәте белән чыкты.