Алабуганың интернат-йорты карамагындагы өлкәннәрне Җиңү көне белән котладылар

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тантаналы музыкаль-патриотик чара узды.  

Ветераннарны һәм өлкәннәрне котларга 3 нче һәм 5 нче санлы мәктәпләрнең волонтерлар төркеме, ТИҮ "Мирас", "Җилкән" клубы яшәүсмерләре килде. 

Балалар шигырьләр сөйләде, сугыш еллары җырлары һәм такмаклар башкарды, әдәби-музыкаль композицияләр күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International