Социаль хезмәткәрләр җыелышы Балтач районында узды

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Бүген Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 44 социаль һәм 9 медицина хезмәткәре катнашында чираттагы җыелыш узды.

Җыелганнарга сәламләү сүзе белән "Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева мөрәҗәгать итте. Ул алда узачак аттестациянең төп аспектларын аңлатты. 

"Моя газета" директор урынбасары Фәния Йосыпова гәҗиткә льготалы язылу барышы турында искәртте. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Кәлимуллина талпан инфекцияләрен профилактикалау буенча белешмәлекләр тартты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International