Халыкара гаилә көне уңаеннан Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре һәм Буа ветеринария техникумы студентлары "Яшь гаилә" клубы эшчәнлеге кысаларында чара узды.
Очрашу барышында гаилә тормышына җитди карау, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, ир һәм хатының үзара яраклашуы турында сүз барды.
Чара ахырында студентларга "Гаилә традицияләре" дип исемләнгән мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.