Тәрбияләнүчеләрнең физик сәламәтлеген ныгыту максаты белән Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт уеннарын кулланалар.
Бүген Казаның Елга портында Идел буенча круиздан кайткан сугыш ветераннарын каршы алдылар.
Бүген "Мәрхәмәт - Милосердие" депутатлар төркеме, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, җәмәгать берләшмәләре лидерлары, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар директорлары, ветераннары белән ТР Дәүләт Советы Рәисе очрашты.
Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт базасында 30 май көнне яңа социаль технологияләр, форма һәм алымнарны сынап, эш сыйфатын күтәрү максатыннан дәресләр үткәрелде.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы балигъ булмаган балалар "Олимпия" спорт комплексында экскурсиядә булып кайтты.
"Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Альбина Шәмиева инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен тренинг дәрес үткәрде.
Иртәгә Яр Чаллының "Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балачак дөньясы" рәсем республика конкурсының җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү тантанасы узачак.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Минем шәһәр. Минем талант" дип исемләнгән күчмә күргәзмәдә катнашты.
Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы 17 бала "Минем идеаль дөнья" республика рәсем бәйгесендә катнашты.