Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы балигъ булмаган балалар "Олимпия" спорт комплексында экскурсиядә булып кайтты.
Балалар биредә спорт залларын карады, кул көрәшендә көчләрен сынады. Чара ахырында "Олимп" кафесында күчтәнәчләр белән сыйланды.