Бүген Казаның Елга портында Идел буенча круиздан кайткан сугыш ветераннарын каршы алдылар.
Традицион круиз сугыш ветераннары һәм ветераннар хәрәкәте активистлары катнашында Казан – Волгоград – Казан маршруты буенча 24-31 май көннәрендә узды.
Сәфәр "Ф. И. Панферов" исемендәге дүрт палубалы теплоходта 150 кеше катнашында узды. Биредә 16 Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 Сталинград сугышы катнашучысы, тыл хезмәтчәннәре, җәмәгать оешмалары активистлары һәм Казан мәктәпләре кадетлары катнашты.