11, 12, 13 июнь көннәрендә татарстанлылар ял итәчәк

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  12 нче июнь - Россия көне эшләми торган ял көне булып санала. 

Агымдагы 12 июнь көне - якшәмбегә туры килә, РФ Хезмәт кодексы нигезендә дүшәмбегә -13 нче июньгә күчерелә. 

Шулай итеп, 2016 нчы елда биш көнлек эш атнасында 11,12, һәм 13 июнь көннәре ял көннәре булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International