Тәрбияләнүчеләрнең физик сәламәтлеген ныгыту максаты белән Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт уеннарын кулланалар.
"Безнең барлык балалар да актив уеннар ярата. Бу уеннар үзләрен яхшы хис итәргә булыша. Егетләрнең иң яраткан уены - футбол. Шулай ук балалар бик теләп баскетбол уйный, - дип сөйләде учреждение педагоглары.