"Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Альбина Шәмиева инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен тренинг дәрес үткәрде. Ул бу юлы "Балаларны ничек дөрес итеп мактарга" темасын күтәрде.
Әлеге чара ата-аналарның балалары белән үзара аралашу процессында коммуникатив сәләтен үстерү максатында узды.