Өлкән яшьтәге халыкны укыту мәшгульлекне тәэмин итүнең бер коралы булып тора. 2024 елда 6 меңнән артык өлкән кеше укытылган.
«Ләйсән» балалар бакчасы һәм Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балаларына иҗади бүләкләр белән кунакка килделәр.
Н. Гарипова Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 24 ел эшләгән һәм инде пенсия турында уйлаган. Әмма пенсиягә чыгу аның өчен зур шатлык булмый, 2017 елда ул инсульт кичерә, ул бер елдан кабатлана. Елдан-ел хатын-кызның хәле начарая бара, һәм 2024 елда, үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен югалту сәбәпле, ул интернат-йортка керә.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр иң яхшы архитектура-кулинария шедевры «Прәннектән өй» VII шәһәр конкурсында җиңүчеләр булдылар. Бу конкурста катнашу үзәкнең яхшы традициясенә әверелде инде.
Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең мәдәни ял оештыру буенча белгече Таңсылу Хөснуллина «Россия төбәкләре социаль учреждениеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталыкны иң яхшы тәкъдир итүгә өченче төбәкара смотр-конкурс – 2024»нең төбәк этабында 2 урынны яулады.
Бүген Югары Ослан муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының профилактика системасы субъектлары катнашында быел беренче утырышы узды. Дүрт балигъ булмаган балалы ике гаиләгә сигнал карталары һәм ике балигъ булмаган балалы бер гаиләне патронажлауның йомгаклау этабы нәтиҗәләре каралды.
29 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар арасында «Гаилә ял көннәре» фотоконкурсы оештырылды. Конкурс гаиләнең төрле буыннарын уртак активлыкта катнашып берләштерүгә юнәлдерелгән.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагог балаларга гипс фигураларны ничек дөрес, пөхтә һәм матур итеп буярга икәнен күрсәтте.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында открытка ясау буенча мастер-класс узды. Белгеч Наталья Котова җитәкчелегендәге «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар Иске Яңа елга кул эшләре ясадылар.
Кыш Бабай һәм Кар кызы ролен өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр үзләре башкарды.