Югары Ослан интернат-йортында бәйрәм уңаеннан мастер-класс

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында открытка ясау буенча мастер-класс узды. Белгеч Наталья Котова җитәкчелегендәге «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар Иске Яңа елга кул эшләре ясадылар.

«Социаль хезмәтләр алучылар иҗат белән шөгыльләнергә бик ярата, бу аларның яхшы килеп чыга. Алар өчен төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар оештырабыз. Болар барысы да социаль хезмәтләр алучыларда кулларның вак моторикасын үстерә, фантазияне, фикерләүне стимуллаштыра», – дип сөйли Наталья Котова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International