Югары Ослан районында социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының профилактика системасы субъектлары катнашында быел беренче утырышы узды. Дүрт балигъ булмаган балалы ике гаиләгә сигнал карталары һәм ике балигъ булмаган балалы бер гаиләне патронажлауның йомгаклау этабы нәтиҗәләре каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча консилиум әгъзалары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе алдында гаиләдәге вәзгыятьнең яхшыруына бәйле рәвештә бер гаиләне ведомствоара учеттан төшерү турында сорау белән мөрәҗәгать итәргә карар кылды.

Бүгенге көндә «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә аАлу һәм мониторинглау» системасында Югары Ослан муниципаль районыннан җиде гаилә тора, аларда унөч балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International