Югары Ослан интернат-йортында Иске Яңа елны билгеләп үттеләр

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Кыш Бабай һәм Кар кызы ролен өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр үзләре башкарды.

Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук аларга табышмаклар, музыкаль уеннар һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителде. Социаль хезмәтләр алучыларны татлы призлар белән дә сөендерделәр.

Интернат-йорт белгечләре сүзләренә караганда, мондый шатлык белән тернәкләндерү социаль хезмәтләр алучылар өчен бик мөһим. Шулай өлкәннәр тирә-юньдәгеләр белән күңелле аралашырга өйрәнә, үз сәләтләрен күрсәтергә, сәләтләрен үстерергә мөмкинлек ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International