Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Кайгырту" хәйрия акциясендә катнашты.
Бүген Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Аркадий Райкинга 105 яшь тулуы уңаеннан музыкаль-әдәби чара оештырылды.
Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова социаль ярдәм күрсәтелгән балаларга хокукый уен үткәрде.
Буа муниципаль районы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән “Төлке – сеңел һәм бүре” исемле курчак спектакле күрсәтте.
Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Наилә Турова дәвалау курсы үтүче балаларга "Олимп" боз сараена экскурсия оештырды.
Персонал һәм социаль хезмәттән файдаланучыларның заманча дәрәҗәдә профессиональ һәм психофизиологик әзерлекне саклау максатыннан Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә уку күнекмәсе үткәрелде.
Шушы көннәрдә "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы Алия Айсина Кама Тамагы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары арасында шашка турниры үткәрде.
Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мобиль бригадасының чираттагы чыгышы оештырылды. Үзәк хезмәткәрләре Аш-Бузи авылында ялгыз торучы 2 нче төркем инвалиды янына барды.
25 октябрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 263 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 82 кешегә күбрәк.
19 нче октябрьдан алып 25 нче октябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 120 кеше моңа кадәр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. Шулай ук, иң күп эштән киткән 118 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.