25 октябрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 263 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 82 кешегә күбрәк.
Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69%ны тәшкил итә.
Мәшгульлек хезмәте органнарыннан килгән мәгълүмат буенча республикада 34 851 ачык эш вакансияләре бар. Атна хисабында эш бирүчеләр 2 224 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,4 кешене тәшкил иткән.
Шулай ук, 19 октябрьдән алып 25 октябрьгә кадәр 814 эшсез граждан булган, шуларның 422 – үз теләге белән эштән киткән. Оешмаларны бетерү белән бәйле, яисә хезметкәрләр санын яки штатны кыскарту сәбәпле эшсез дип 80 кеше саналган.