Бүген Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Аркадий Райкинга 105 яшь тулуы уңаеннан музыкаль-әдәби чара оештырылды.
Иҗат кичәсе слайд-шоу күрсәтүдән башланып китте. Алга таба үзәк карамагындагылар атаклы артистның яраткан чыгышы һәм миниатюраларын искә алды.
Чара ахырында «Люди и манекены» фильмы күрсәтелде.