Аксубай "Наз" үзәге хезмәткәрләре хәйрия акциясе үткәрде

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Кайгырту" хәйрия акциясендә катнашты.

Әлеге акция кысаларында белгечләр үзәк карамагындагыларның йортларын җыештырды, тәрәзәләр юды, утын кисте.

Оештыручылар сүзләре буенча, командалы эш социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыра гына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International