Кукмара районында Мобиль бригадасының чыгышлары дәвам итә

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мобиль бригадасының чираттагы чыгышы оештырылды. Үзәк хезмәткәрләре Аш-Бузи авылында ялгыз торучы 2 нче төркем инвалиды янына барды.

Мобиль бригада составына социаль эш буенча белгеч, социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары кергән иде.

Белгечләр өлкәннең артериаль кан басымын тикшерде, медицина мәсьәләләре буенча консультация үткәрде.

Күчмә чара нәтиҗәләре буенча инвалид янына һәр атна саен социаль хезмәткәр килеп йөриячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International