"Сәламәтлек территориясе" программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Сәламәт яшәү рәвеше" стенгазетасы ясау буенча чара оештырылды.
Чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Балалар презентациядә катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, сәламәтлекнең төп факторлары белән танышты.