Арча "Өмет чаткысы" үзәгендә чираттагы мастер-класс узды

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә балалар Гәлимуллина Сөмбелнең әбисе, хезмәт укытучысы  Шәрипова Найлә Багизовна җитәкчелегендә  төрле кул астындагы материаллардан фото сүрәтләр өчен рамкалар ясады. Әлеге мастер-класс барышында балалар “Ташландык материаллардан” бүләкләр әзерләде. Кайбер балалар үз фотоларын куеп та эшләде.

“Өмет чаткысы” үзәгенә мондый мастер-класслар күрсәтү гадәткә кереп бара. Алар балалар өчен тәрбия чарасы булып тора, коллективта үз урыннарын табарга, матурлыкны, гүзәллекне күрергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International