Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе карамагындагылар үзәк китапханәсендә булып кайтты. Биредә кунакларга танып белү-күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Китапханә хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көне һәм 1941 елның Кызыл мәйдандагы парад турында сөйләде. Аннары барлык катнашучылар да төрле бәйге һәм викториналарда катнашты.