Кукмара “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шатлык һәм күңел ачу бәйрәме – исем бәйрәмен үткәрүче көне узды.
Узган шимбәдә "Мега" сәүдә үзәгендә гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узды.
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 3 һәм 6 нчы гомуми белем бирү мәктәпләрендә өлкән сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады.
24 ноябрь көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Инвалидлар декадасы кысаларында Апас "Рассвет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы һәм социаль педагогы инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрдә булып кайтты.
Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Биредә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең, социаль яклау бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 21 нче ноябрь көнне музыка укытучысы Городилова Наталья Григорьевна җитәкчелегендә “Музыкаль уенчыклар” дигән кичә уздырылды.
2016 нче елның 21 ноябрь көнне Арча районы “Мәрхәмәтлек үзәге” социаль педагог һәм психологлары “Әни дөньяда иң яхшы” дигән мәдәни- күңел ачу чарасы үткәрде.
Кичә Татарстан Республикасының җыелма командасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында “Абилимпикс” һөнәри осталык буенча II Милли чемпионатында катнашты. Балалар пешекче эшчәнлеге, ландшафтлы дизайн, кирпеч салу, кондитер эше, маляр эше, фотография, программирование һәм башка һөнәрләр буенча үз осталыгын күрсәтте.
Тукай районы “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова “Дуслык” темасына дәрес үткәрде. Чарада Князев гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары катнашты.