2016 нче елның 21 ноябрь көнне Арча районы “Мәрхәмәтлек үзәге” социаль педагог һәм психологлары “Әни дөньяда иң яхшы” дигән мәдәни- күңел ачу чарасы үткәрде.
Чара барышында әниләр турында җылы , җанга үтеп керерлек сүзләр әйтелде, видеоролик, презентацияләр күрсәтелде. Әниләр һәм балалар төрле конкурсларда ( “Күмәк портрет”, “Танцефанты” , һ.б) актив катнашты.
Шулай ук, психолог сенсор бүлмәсендә әниләр белән “Тылсымлы бакча” дигән релаксация дәресе үткәрде. Бу вакытта балалар әниләренә үз куллары белән ясаган иҗади бүләкләрен әзерләдеә.
Бүлек белгечләре мондый очрашуларның кирәк булуын, ата-аналарның балалар белән аралашуы ике буынның бер беренә якынаюы шатлык һәм уңай энергия бирүен ассызыклады.