Алабуга мәктәп укучыларына укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру турында сөйләделәр

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 3 һәм 6 нчы гомуми белем бирү мәктәпләрендә өлкән сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады.

Әлеге чараның максаты булып балигъ булмаган 14 яшьтән 18 яшькә кадәр укучыларны укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру буенча мәгълүмат җиткерү торды.

Үзәк белгечләре эшкә урнашканда яшүсмерләрнең хокуклары һәм бурычлары, хезмәт базарындагы хәл, ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International