Тукай районы “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова “Дуслык” темасына дәрес үткәрде. Чарада Князев гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары катнашты.
Дәрес барышында укучылар түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышты: Чын дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?, Чын дус булыр өчен үзеңдә нәрсә үстерер идең?, Чын дус хәрем, тәмәке, алкоголь тәкъдим итә алыр идеме?, һәм башка темаларга балалар белән әңгәмә узды.