Түбән Камада чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрь көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Эш эзләүчеләргә азык-төлек продукциясе буенча җиһазлар наладчигы, азык-төлек продукциясе җитештерүдә линия операторы, пешекче, юллар монтеры, автомобиль йөртүче, газорезчик (разряд 3), монтажчы (разряд 3-6), токарь (разряд 3-6), тракторчы (разряд 3), экскаватор машинисты, монтажчы, эретеп ябыштыручы (разряд 4, 6) һ.б. вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә сәгать 10.00да Кама ш., Бызова ур., 20а адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International