Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Биредә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең, социаль яклау бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә “Өлкән кешене гаиләгә алу” проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар әзерләү, инвалид яисә инвалид баланы тернәкләндерү буенча индивидуаль программаны тормышка ашыру мәсьәләләре торды.
Шулай ук киңәшмәдә "Социаль хезмәт алучылар арасында куркынычсызлык белән тәэмин итү турында" ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы боерыгын үтәмәү турында да фикер алыштылар.
Киләсе видеоконференция 28 ноябрьга планлаштырылды.