Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Казанның Яңа Савин районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Инвалидлар Декадасы кысаларында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

Чарада "Ак Барс страхование" ҖЧҖ, "ЖКХ Инвест плюс" ҖЧҖ, «Булочно-кондитерский комбинат» ААҖ, «Бюро технической информации и консультирования» ҖЧҖ һәм башкалар катнашты.

Эш эзләүчеләргә бухгалтер, шәфкать туташы, менеджер, консультант, иминиятләштерү буенча белгеч, официант, азык-төлек булмаган товарлар сатучы, пешекче, балта остасы, автомобиль йөртүче, слесарь, урам себерүче, грузчик, каравылчы һәм башка белгечлекләр буенча вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.

Барлыгы ярминкәдә 173 кеше булды, шуларның 17се алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International