"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Мөмкинлекләре чикле, сәләт чиксез" чарасы оештырылды

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар Декадасы кысаларында Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Юбилейный" спорт комплексы базасында "Мөмкинлекләр чикле, сәләт чиксез" дип исемләнгән спорт чарасы оештырды.

Ярышта команда үзен бер тату, оешкан коллектив буларак күрсәтте. Команданың капитаннары ролендә ата-аналар булды.

Чараның иң кызыклы өлеше булып аэробика буенча Татарстан Республикасы чемпионнарының чыгышы торды. Ярышлардан соң барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International