ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Лаеш районы даими басмаларына язылды.

 

12 нче декабрь көнне сәгать12.00 дән 20.00 кадәр Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

 

Түнтәр авылында  яшәүче Загретдинова Гарифәбану Хәким  кызына 7 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

 

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Князев гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары белән психогимнастика үткәрде. Чарада 17 балигъ булмаган бала катнашты.

 

Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә эшсез, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.

 

Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шушы көннәрдә узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.

 

 

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты делегациясе "Алтын яшь" иреклеләр отряды белән берлектә Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.

 

1-10 декабрьдә Инвалидлар декадасы уңаеннан Республикада төрле чаралар уза.

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә Инвалидлар декадасы кысасында “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен приют укытучылары тозлы камырдан поделкалар ясау буенча мастер-класс оештырды.

 

Шушы көннәрдә ел саен уздырыла торган Инвалидлар Декадасы кысаларында "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Татарстан Республикасы юстициясе министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре инвалидларына юридик консультация күрсәтү оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International