ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Кичә ИТ-паркның конференц-залында РФ социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча совет әгъзасы, инвалид хатын-кызлар арасында узган конкурсының "Дөнья Гүзәле -2013" титул иясе Ксения Безуглованың "Беркайчан да бирешмә" дип исемләнгән мотивацион чыгышы узды.

 

"Мәхәббәт өстенлеге" клуб эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Регина Охотникова тарафыннан хатын-кызлар өчен төркемле дәрес оештырылды.

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәрләр белән таныштыру сериясеннән чираттагы чара узды. Бу юлы исә, машина йөртүче һөнәре белән танышты.

 

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне узды. "Алабуга УкупрПласт" ҖЧҖ вәкилләре 10 вакансия тәкъдим итте.

 

Бүген Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Инвалидлар Декадасы уңаеннан ел саен үткәрелә торган түгәрәк өстәл утырышы узды.

 

Инвалидлар Декадасы кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Мисс улыбка" конкурсы үткәрде. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.

 

Мөмкинлекләре чикле балалар сәламәт яшьтәшләреннән калышмый, алар бераз гына үзгәрәк. Ә үҗәтлек, ихтыяр көче, тырышлык кебек сыйфатлар ягыннан алдарак та.
 

Шушы көннәрдә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар белән түгәрәк өстәл утырышы оештырылды.

 

 Инвалидлар декадасы уңаеннан  2016 нчы елның  9 нче декабрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “КамАЗ” мәдәният йортыннан “Рухлану” бию  иҗат төркеме мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында чыгыш ясады. Концертның оештыручысы булып ТОС рәисе Альтапов В.А. торды.

 

Шушы көннәрдә Инвалидлар декадасы уңаеннан  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп төрле чаралар үткәрелде. Биредә мәдәни-массакүләм чаралар, конкурслар, бәйрәм концертлары, музейга экскурсия һәм спорт ярышлары оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International