Инвалидлар декадасы кысаларында Мамадыш “Кайгырту” үзәгендә түгәрәк өстәл узды

2016 елның 9 декабре, җомга

Бүген Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Инвалидлар Декадасы уңаеннан ел саен үткәрелә торган түгәрәк өстәл утырышы узды.

Әлеге утырышта физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар, район җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова агымдагы елда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Социаль иминият фонды вәкиле Энҗе Мубаракзянова техник тернәкләндерү чаралары алу кагыйдәләре белән таныштырды.

Шулай ук чара барышында инвалидларны торак белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү һәм башка күп кенә сораулар хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International