Инвалидлар Декадасы кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Мисс улыбка" конкурсы үткәрде. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
Конкурс мөмкинлекләре чикле балаларның талантын үстерү, иҗтимагый тормышта аларның иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылды.
Очрашу барышында конкурста катнашучылар актив рәвештә табышмакларга җавап бирде, биюләр башкарды, шигырьләр сөйләделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча укучыларга мактау грамоталары, бүләкләр һәм медальләр тапшырылды.