Биектау комплекслы үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән түгәрәк өстәл утырышы узды

2016 елның 9 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар белән түгәрәк өстәл утырышы оештырылды.

Чарада социаль яклау бүлеге, үзәк район хастаханәсе, социаль иминиятләштерү фонды, пенсия фонды, район инвалидлар җәмгыяте бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре, инвалидларга шифаханәләргә юлламалар һәм торак мәсьәләләре хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International