Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәрләр белән таныштыру сериясеннән чираттагы чара узды. Бу юлы исә, машина йөртүче һөнәре белән танышты.
Педагог күрсәткән презентацияне карап һәм лекция тыңлап, балалар автомибилләр тарихыннан бик күп кызыклы фактлар белде.
Дәреснең гамәли өлешендә балалар "Безнең шәһәр машиналары" дип исемләнгән төркемле эш башкарды, биредә алар төрле машиналарның аппликациясен эшләде.