Арчада Инвалидлар декадасына йомгак ясадылар

2016 елның 9 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Инвалидлар декадасы уңаеннан  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп төрле чаралар үткәрелде. Биредә мәдәни-массакүләм чаралар, конкурслар, бәйрәм концертлары, музейга экскурсия һәм спорт ярышлары оештырылды.

Очрашуларның күбесендә Арча районы инвалидлар җәмгыяте һәм ветераннар Советы әгъзәләре катнашты. 9 нчы декабрь көнне Инвалидлар декадасы ябылу уңаеннан Арча район мәдәният йортында районның иҗат коллективлары әзерләгән зур гала концерт узды.

Сәламләү сүзе белән концертны социаль яклау бүлеге җитәкчесе ачты, декадага йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International