Бүген Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Алабуга шәһәренең Россия Федерациясе пенсия фондының Идарәсе башлыгы Елена Глинская белән очрашу узды.
Шушы көннәрдә "Бөгелмә электр челтәре" предприятие вәкилләре “Бергә булдырабыз” хәйрия проектына кушылды һәм “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагыларның хыялларын чынга ашырды. Хәйриячеләр приютка мультиварка һәм кухня кирәк-яраклары тапшырды.
Көнең суык булуына карамастан Арча балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр, кардан әвәләп кар сыннары ясады.
21 декабрь көнне “Шатлык” приюты тәрбиячесе Ләйсән Шәйхетдинова мәктәпкәчә балалар белән төркемле дәрес үткәрде.
Шушы көннәрдә Васильево поселыгының авыр тормыш хәлендә калган гражданнары Яшел Үзән социаль хезмәт белгечләре белән очрашты.
"ТР яшьләренә патриотик тәрбия бирү" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина төркемле дәрес үткәрде.
Шушы көннәрдә Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Наилә Турова "Олимп" боз сараена экскурсия оештырды.
Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Әкият" курчак театрында яңа ел кичәсендә катнашты.
Яңа ел алдыннан Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сәнгати-эстетик тәрбия бирү дәресе узды.
Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Яңа ел безгә килә!" дип исемләнгән яңа ел тамашасы узды.э