"Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләрнең хыяллары чынга ашты

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә "Бөгелмә электр челтәре" предприятие вәкилләре “Бергә булдырабыз” хәйрия проектына кушылды һәм “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагыларның хыялларын чынга ашырды. Хәйриячеләр приютка мультиварка һәм кухня кирәк-яраклары тапшырды.

Моннан тыш, кунаклар электр җихазлары белән дөрес файдалану турында сөйләде һәм буклетлар тапшырды.

Чара ахырында кунаклар балаларга татлы бүләкләр өләште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International