Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр өчен пенсия системасындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерделәр

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Алабуга шәһәренең Россия Федерациясе пенсия фондының Идарәсе башлыгы Елена Глинская белән очрашу узды.

Очрашуда Елена Глинская пенсия системасындагы барлык төп үзгәрешләр турында сөйләп бирде. Моннан тыш, очрашуда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган 5000 сум күләмендәге түләү турында да хәбәр җиткерелде. Шулай ук кунак барлык сорауларга да җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International